«Хәтер шәме»: Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне уңаеннан хәтер сәгате (12+)

6 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне кысаларында «Хәтер шәме» дигән хәтер сәгате узды. 

Свеча памяти
23ф. Час памяти «Свеча памяти» (3)
23ф. Час памяти «Свеча памяти» (4)
23ф. Час памяти «Свеча памяти» (5)
23ф. Час памяти «Свеча памяти» (6)
23ф. Час памяти «Свеча памяти»

Чара барышында балалар «террор» һәм «террорчылык» төшенчәләре белән танышты, террорчылык төрләре, аңа этәргән максатлар турында белде. Фаҗигале вакыйгалар елъязмасы һәм Беслан мәктәбенең документаль фотоларыннан әзерләнгән «Беслан балалары» дигән электрон презентация тәкъдим ителде. Алга таба катнашучылар теракт вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре, урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты, «Нишләргә, әгәр…» дип аталган сораштыруда катнашты, сорауларга җавап бирде һәм чара азагында «Мин террорга каршы» плакатлар бәйгесендә катнашты, һәркем фантазиясен эшкә җикте һәм бик теләп яхшылык, бәхетле балачак темаларын ачты. 

Балалар игътибарына иллюстратив китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: